Төн елады бүген. Минем җанга…

Төн елады бүген. Минем җанга
Шыбыр-Шыбыр кайнар яше тамды…
Йә, нишләтим, кая куйыйм хәзер
Тынгы табалмаган шушы җанны?!

Сабыр сына… Күңел тула… Сынма!
Һава җитми җирдә. Шик томаны…
Уңлы-суллы язмыш яңаклыймы
Аңламаган өчен бу дөньяны?!.

Кемне шаккаттырдың, беркатлы җан?!
Түбәң юкмы?! Салкын җилгә чыда!
Дошман дәшми. Якын күргән дуслар
Арттан килеп… тез астына суга…

Инде чүктем… инде сүндем диеп
Күз алдыннан төннәр шуышканда…
…Бәхет били бөтен булмышымны
Балам куеныма елышканда!

Могҗиза бу! Һәм… могҗиза көтү!
Тукта вакыт! Тукта бик азга!
Эреле-ваклы хәреф тезә-тезә
Улым Кыш Бабайга хат яза!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт